Результаты поиска
- Бик матур җәйге көннәрнең берсендә кызлар, бәрәңге төбен өеп арыгач, Актайның авыл читендә, ферма янындагы тирәнрәк бер урынына су коенырга барганнар иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Чишенеп суга керүләре булды, биек әрекмәннәр арасыннан фермада эшләүче шул шалпык ирен үрмәләп килеп чыкты да кызларның киемнәрен җыеп алды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Кызлар шуннан соң ул китәр дип уйлаганнар иде дә, кая ул! Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Кызлар ялынып-ялварып та карадылар, тик ул ыржаеп утыруын белде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Судагы кызлар күшектеләр, тешләре тешкә тими, елаша башладылар. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Рәхимҗан тыкрыктан сыерларны су эчәргә алып төшүче көтүче мияссәр абзыйны күргәч кенә шылды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Кызларның кайсыдыр моны фронттан кайтканнарның берәрсенә әйткәндер, күрәсең, бер-ике көннән күпер өстендә балык каптырып утырган малайлар янына Рәхимҗан килеп басты. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Аның күз төбе күгәреп чыккан, ярылып торган иреннәре шактый шешкән иде. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Гадәте буенча ул балыкларны куркытырга суга таш ата башлады. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар
- Рәхимҗан бер малайның кулыннан кармак таягын тартып алды да әнвәрнең башына орды. Әнәс Хәсәнов . Якын йолдызлар